Бүгеннән Татарстанда гошер сәдакасы җыю кампаниясе башланды. Нәзарәт аның тәртипләрен аңлатты
Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2020 елның 26 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Бу уңайдан бүген, Мөхәррәм аеның 27-нче көнендә (15-нче сентябрьдә), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында махсус матбугат очрашуы узды. Ел саен үткәрелә торган традицион акция хакында журналистларның сорауларына ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм ТР МДН социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова җавап бирде.