2022 елның 1 февраленнән түләүләр һәм пособиеләр күләмендәге үзгәрешләр
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән Россия Пенсия фонды күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары 8,4%ка индексацияләнгән. Индексация коэффициенты РФ Хөкүмәте карары белән Росстатның 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе турындагы мәгълүматларыннан чыгып расланды.