Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате
Кадерле татарстанлылар! Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа ел якынлашып килә. Якты өметләр уята һәм игелекле эшләргә җилкендерә торган тылсымлы мизгелләр җитә. Гадәттәгечә, без бу вакытта үткәннәргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә ниятләр корабыз.