Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Газиз Хәмәтов: “Яхшы булу өчен тулы көчкә тырышу кирәк”

Күптән түгел булган “Яшь прфессионаллар-2019» (World Skills) VII Милли чемпионатында Татарстан җыелма командасы зур уңышларга иреште. Һөнәри осталык буенча чемпионнар арасында безнең якташлар да бар. Шуларның берсе, Державино авылында туган Газиз Хәмәтов “Авиация техникасына хезмәт күрсәтү” юнәлешендә иң яхшы булды. Мин аның белән шәхсән аралаштым.

-Газиз, һөнәр сайлауга син ничек килдең?

-Державино мәктәбендә тугыз сыйныф тәмамлагач мин П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжының машина төзелеше технологияләре факультетына укырга кердем. Мине һәрчак техника, аеруча авиация кызыксындырды.

-Ярышларга ничек әзерләндең?

-Беренче тапкыр миңа 2017 елда күнегүләр ясарга тәкъдим иттеләр. Икенче елда World Skills төбәк ярышларында икенче урын алдым. Быел аларда беренче булдым. Милли чемпионатта алтын медаль алдым һәм финалга чыктым, анда беренче урын яуладым. Кызганычка каршы, булачак дөнья чемпионатында чыгыш ясамыйм, чөнки Россия җыелма командасы формалашкан инде. Киләчәк ярышларга әзерләнәчәкмен.

-Шундый җаваплы турнирга әзерләнү кыен булдымы?

-Көн саен алты-җиде сәгать шөгыльләнергә туры килде. Миңа эксперт Роза Кашапова һәм тренер Илсур Кыяметдинов булышты. Ярышларга Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә, Казан вертолет заводы базасында әзерләндек, Ульяновск авиазаводына бардык.

-Казан Милли чемпионаты финалы ничек узды җентекләбрәк сөйлә әле – оештыру, көндәшләр, биремнәр турында.

-Оештыру югары дәрәҗәдә иде. Көндәшләр дә көчле булды – финалда башкалар була алмый. Алар Мәскәү, Мәскәү асты, Санкт-Петербург, Ульяновск һәм Хабаровск данын якладылар. Чит ил вәкилләре зачеттан тыш катнашты. Өч көн эчендә безгә индивидуаль график буенча җиде модуль үтәргә туры килде. Һава судносын очыш алдыннан тикшерү, двигательдәге җитешсезлекләрне карау, композит материалларны, гидравлика, электрүткәргечләр һәм башкаларны ремонтлау таләп ителде. Катлаулы булды, әмма барысын үтәдем.

-Синең һөнәрдә яшь белгеч карьера башында нинди кыенлыкларга очрарга мөмкин? Чын прфессионал булу өчен нинди сыйфатларга ия булу сорала?

-Төрле пландагы белгеч булу кирәк, ул барысын җентекләп уйларга һәм күп укырга тиеш. Двигатель төзелешен белү, металл белән эшли белү, композит материаллар технологиясен һәм башка күп инәрсәләрне белү таләп ителә. Квалификацияле оста булу өчен үҗәтлек, белемгә омтылу һәм хезмәт сөю кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Державино Лаеш районы WorldSkills

2
X