Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Иң яхшыларны билгелиләр

“КЯ” инде хәбәр иткәнчә, район башлыгы Михаил Афанасьев урып-җыю вакытында югары күрсәткечкә ирешкән механизаторларны даими төстә билгели. Бу атнада Михаил Павлович Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов озатуында “Сәетов И.Р.” КФХда булды.

Яшь механизатор Айнур Вәлиуллин эшләгән басу шактый зур – 100 га. Бу басуда ирешелгән уңдырышлылык шаккаткыч – гектарыннан 60 центнер.

-Янәшәдә “Яратель” кошчылык фабрикасы урнашканлыктан файдаланып, Илнур Сәетов барлык технологияләрне саклап монда органик ашламалар - кош тизәге кертә башлады, - дип аңлата район башлыгы. – Ул бар технологияне өйрәнде һәм аны үзенең басуларында куллана, бу бик җитди икътисади нәтиҗә бирде. Хәзер хуҗалык минераль ашламалар белән эшләми диярлек, бары органика куллана. Һәм без бу фермер хуҗалыгында нинди яхшы күрсәткечләр икәнен күрәбез.

Без штурвалы артында яшь механизатор Айнур Вәлиуллин булган комбайнга юнәләбез. Айнур тумышы белән Кама Аланыннан. Казанда яши, “Сәетов И.Р.” КФХда сервис инженеры булып эшли. Ә көзен комбайнга утыра.

-Егет хезмәт сөючән, бик кызыксынучан, аның күзләре янып тора, - дип Айнурны характерлый фермер хуҗалыгы башлыгы Илнур Сәетов. 

Михаил Афанасьев Айнур Вәлиуллинга Рәхмәт, акчалата премия тапшырды һәм аның киләчәктә дә темпларын киметмәвенә ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы