Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Кичә түтәлдә, иртән сатуда

“Казан” агросәнәгать паркында Татарстан районнары белем бирү оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгати һөнәрчелек эшләнмәләренең республика ярминкәсе булды.

Россиядә аналоглары булмаган күргәзмәдә республиканың барлык районнары вәкилләре катнашты. Россиянең мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, премьер-министр урынбасары – Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова мактаулы кунаклар булдылар. Рәсми төстә ачу алдыннан алар Татарстан районнарының матур утарлары белән таныштылар.

-Без монда студентлар гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тарафыннан да ясалган эшләнмәләрне күрдек, - дип билгеләде үз чыгышында Ирина Петровна. – Балаларны әзерләүдә зур хезмәтләре өчен белем бирү оешмалары педагогларына, директорларына рәхмәт белдерәсем килә. Бүген сез алып килгән товарларга карап шуны төгәл әйтергә була – без беркайчан ач калмаячакбыз.

Лаеш районы күргәзмәсе иң зурларның берсе иде. Стендларда балык продукциясе тәкъдим ителде – яңа тотылган, ысланган, кипкән балык һәм хәтта пешкән кыслалар.

-Күптән мондый тәмле балык ашаганым юк иде, - дип билгеләде сатып алучыларның берсе, өч бала анасы Камилә Сөнгатуллина. – Боларның барысы да үзебезнеке, Татарстанныкы булу куандыра, читтән кермәгән бит. Мондый ярминкәләр мөмкин булганча ешрак булсын иде. Бу үз илебез җитештерүчеләренә ярдәм итү дә бит.

Балык ризыкларыннан тыш, Лаеш районы мәгариф учреждениеләре ярминкәгә бал, таба ашлары, яшелчәләр, чәй, йомырка, консервланган продуктлар алып килгәннәр. Монда ук агач үсентеләре дә сатып алырга була иде. Ә истәлеккә матур фоторәсемнәр калсын өчен лаешлылар матур фотозона оештырганнар.

Ярминкә йомгаклары буенча безнең районны ярминкә урынын иң яхшы бизәү өчен җиңүче дипломы белән бүләкләделәр, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрлыгы рәхмәт хаты тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы