Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Министрлык коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) эчке объектларын ремонтлау эшләрен финанслашуга проект-смета документациясен җыя башлау турында игълан итте

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә.

Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    тарафыннан профильле  министрлыклар белән  берлектә      2017 елдан  башлап  коммерциячел  булмаган  бакчачылык    һәм яшелчәчелек  ширкәтләре эчке һәм тышкы объектларының инженерлык  инфраструктурасын,  шул  исәптән  юлларны, су  белән  тәэмин  итү   объектларын һәм электр  челтәре  хуҗалыкларын  норматив  халәткә  китерү  буенча  эшләр  башкарыла.     Республика  бюджетыннан   2018 елда    коммерциячел  булмаган  бакчачылык    һәм яшелчәчелек  ширкәтләре эчке   инженерлык  инфраструктурасын ремонтлауны 1:2 чагыштырмасында   финанслашуга    32,3 млн сум акча  бүлеп  бирелде.    6,5 км суүткәргечләр  салуга һәм  реконструкцияләүгә, 31 км  арада  электр баганаларын  һәм линияләрен  алыштыруга бакчачылар  тоткан  чыгымнар  кайтарылды,  шул   исәптән  бер  трансформатор да  сатып алынган  иде.  

Искәртеп  узабыз,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстанның  бакчачылар  берлеге конференциясендә   финанслашу программасында  активрак  катнашырга  өндәгән  иде.   

Эчке инженерлык  инфраструктурасы объектларын (электр линияләре,   су  белән  тәэмин  итү  системалары һәм эчке  юллар) ремонтлау  программаларында  катнашырга  теләүче бакчачылык  ширкәтләре  Министрлыкка мөрәҗәгать  итә  алалар. Бүгенге  көндә  2019 елда  әлеге  эшләрне  башкару,   шул  исәптән  эчке  аллеяларны төзекләндерү    өчен  проект-смета документациясен  җыю  эше  башланды.      Документлар    түбәндәге   адрес буенча  кабул  ителә:  Казан  шәһәре,   Федосеев ур.,  36 йорт, 313 каб., тел.: (843)292-27-73.

Пресс – служба Минсельхозпрода РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы реклама Лаишево

2
X