Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Печән өсте

Хәзер авыл хезмәтчәннәре эшләренең кызу чагы. Июньнең соңгы көннәрендә алар чәчүлекләрне эшкәртәләр, печән чабалар һәм сенаж әзерлиләр.

Район буенча 40000 га чүп үләннәргә, 19100 – корткычларга һәм 14800 – авыруларга  каршы эшкәртелгән. “Волга” хуҗалыгы алда бара. Аларда шул тәртиптә 3750, 2100 һәм 400 га чәчүлек эшкәртелгән.

“Атабай” (план – 250 га, фактта – 230 га), “Урта Девятово” (624 га/522 га), “Волга” (2182 га /1955 га), “Хәерби” (850 га/755 га) күпьеллык үләннәр чабу тәмамлану алдында.

Юлдан кайбер басуларда печән төргәкләре күренә. Бу азык әзерләүнең нәтиҗәле алымнарының берсе: мондый герметик төргәктә үләннәрнең барлык файдалы үзлекләре саклана. Сенажны болай итеп “Просто Молоко Агро” ЧҖҖдә генә әзерлиләр. Калган хуҗалыкларда сенажны биоәчеткечләр кулланып траншеяларда тыгызлыйлар.

Пәнҗешәмбедән яңгырлар башланды, терлек азыгы әзерләүчеләр эше бераз тоткарлана. Аяз көннең һәр сәгатеннән файдалану кирәк.

Авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү планын үтәү өчен бар көчләрен куярлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы басу авыл хужалыгы