Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Районда язгы кыр эшләре тулы көчкә бара

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча атна башына ике хуҗалыкта күпьеллык үләннәр тукландырылды һәм тырмаланды.

Алар язгы кыр эшләренә әзерлек буенча район конкурсында җиңү яулаган “Хәерби” ЧҖҖ һәм “Нармонка” агрофирмасы. Уңым культураларны тукдландыруда һәм тырмалауда да алар алда баралар: “Нармонка”да күрсәткечләр1100 гектарга 100% һәм 23,7%, “Хәерби”дә – 500 гектарга 53 һәм 47,5%. Шушы ук хуҗалыкларда орлыклык материалны инкрустацияли башладылар. “Волга” һәм “Березовка” агрофирмалары икенче һәм өченче урында. Аларда күпьеллык үлән шул тәртиптә 1000 гектарда 46% һәм 110гектарда 26%; уңымнар 860гектарда 32% һәм 150 гектарда 38% тукландырылган. Күпьеллык үләннәрне тырмалау “Волга”да 760 гектарда (35%) һәм “Березовка”да 100 гектарда (23%) башкарылган. “Атабай” агрофирмасында 250 гектарда күпьеллык үлән тулысынча тырмаланган. Районда язгы чәчү арпа чәчү белән башланды.

Людмила Никифорова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы реклама Лаишево