Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Сыер сатып алуга каян акча алырга

Татарстан Республикасы бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга товарлыклы һәм нәселле таналар һәм беренче бозау аналары сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бирү тәртибе.

ЛПХга субсидия яңа алган бер баш исәбеннән бер тапкыр бирелә:

-товарлыклы таналар һәм (яки) беренче бозау аналары – 30 мең сум;

-нәселле таналар һәм (яки) беренче бозау аналары – 40 мең.

Субсидия алу өчен түбәндәге шартлар таләп ителә:

1.Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен алынган яки биреп торган җир участогы булу.

2. Агымдагы елда таналар, беренче бозау аналары сатып алуны раслаган һәм сатып алынган терлеккә ветеринария документлары булу.

3. Субсидия алгач сатып алынган терлекне биш ел саклау мәҗбүри.

 Шулай ук лейкозлы сыерны һәм лейкоз вирусы йоккан сыерны тапшырганда, агымдагы елда товарлыклы һәм (яки) нәселле таналар һәм (яки) беренче бозау аналары алганда 10 мең сум күләмендә өстәмә субсидия бирелә. Субсидия алу өчен (шәхси хуҗалыктагы лейкоз белән авырган һәм (яки) лейкоз вируслы сыерны тапшырганда) өстәмә рәвештә түбәндәге документлар таләп ителә:

1.Агымдагы елда шәхси хуҗалыкта лейкоз белән авырган һәм (яки) лейкоз вирусы белән зарарланган сыер булуны раслаучы “Лаеш район дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ белешмәсе;

2. Лейкоз белән авырган һәм  (яки) лейкоз вирусы йоктырган сыерның китүе турында “Лаеш район дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ раслаган ветеринар озату документының электрон күчермәсе;

3. Шәхси хуҗалыктагы лейкоз белән авырган һәм (яки) лейкоз вируслы сыерны сую пунктына (ит комбинатына) озату турында документ.

Барлык сораулар белән авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы