Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Техника кышка әзер

Кыш якыная. Гади булмаган бу сезонга махсус техника торышын тикшерер вакыт җитте.

Есенин урамында гадәттән тыш хәлләр очрагында, шулай ук гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләрдә кирәкле берничә дистә техника тезелгән иде. Бу янгын сүндерү автомобильләре, төягечләр, һава мендәрле судно, автолавка, кар чистарту машиналары һәм башкалар. Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә №118 янгын сүндерү часте, дәүләт ветеринария хезмәте, Лаеш үзәк хастаханәсе һәм башка оешмалар көчләре һәм чаралары җәлеп ителә. Соңгы вакытта автопаркның зур өлеше, шулай ук махсус техника яңартылган яки капиталь ремонтланган.

Техника әзерлеген Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев тикшерде. Ул персонал белән аралашты һәм кешеләрнең дә, машиналарның да кышкы чорда җиңел булмаган шартларда эшкә әзер булуына инанды.

-Гадәттән тыш хәлләр очрагына барысы тиз арада аның нәтиҗәләрен бетерергә әзер, - дип белдерде Михаил Владимирович. – Техниканы эш хәлендә тотуларын күрәм. Кайбер кимчелекләрне бетерү кирәк, әлбәттә, әмма тулаем Лаеш районы вакыйгаларның уңай булмавына әзерләнгән. Быел хәрби тревога буенча чыгарга туры килде инде, бездә тәҗрибәле һәм үз эшләрен белгән кешеләр эшли.

Хәвефле тревога өйрәнү өчен генә булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы