Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Яңа җитештерү урыны ачылды

“Иннополис” аерым икътисади зонада Усадыда осциллографлар җитештерә башладылар.

Осциллограф лабораторияләрдә, институтларда, радиотехник продукция җитештерү предприятиеләрендә, оборона сәнәгатендә киң спектрда үлчәүләр һәм тестлар башкару өчен билгеләнә.

Тантаналы ачуда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, “ОЭЗ “Иннополис” АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов, партнер компанияләр вәкилләре катнашты.

-Компаниягә нигез салучыларның идеясе Россиядә приборлар төзүне торгызудан гыйбарәт, - дип билгеләп үтте “КОМЗ Измерения” компаниясе җитәкчесе Иван Шапоренко. – Осциллографлар битештерү – бу юнәлештә беренче адым гына.

Компания планнарында үзебездә җитештерелгән комплектлаучы детальләр өлешен арттыру, аннан соң чит илдән алынучыларны алыштыру. Осциллографларның программ “эчлеге” Россиядә эшләнә, ә бу үз чиратында аны файдаланучылар өчен мөмкин кадәр уңайлы итә. Бүгенге көнгә җыю линиясе куәте елына 350-500 данә продукциягә исәпләнгән. Беренчел кертү күләме 18 миллион сум тирәсе, әмма җитештерү киңәю белән ул артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иннополис Усады Лаеш районы