Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

“Автоледи-2019”

“Автоледи” конкурсы елдан ел популярлаша бара. Быел район этабында 11 йөртүче катнашты – өлкәннәр дә, яшьләр дә

Конкурсны Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ үткәрде. Аны оештыруда беренче тапкыр Лаеш шәһәре ДОСААФы да катнашты.

Ярышлар киеренке булды. Автоледилар дулкынлансалар да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм машинага идарә итү күнекмәләре яхшы булуны күрсәттеләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тикшерү ДОСААФ бинасында үтте. Теоретик өлештә Резеда Сафина, Мария Хәбибуллина һәм Арина Андреевага тиңнәр булмады. “Классика” практик конкурсында көч сынашучылар алга һәм артка “елан”ны үттеләр, артка хәрәкәт итеп “гараж”га керделәр, “параллель парковка” биремен үтәделәр һәм “стоп-линия” янында машинаны оста туктаттылар. Монда Резеда Сафина, Леся Джауль, Ксения Фомина, Алина Каппель һәм Мария Хәбибуллинага уңыш елмайды. Ике конкурс йомгаклары буенча Резеда Сафина 1нче урын алда. Икенче урында Татьяна Петрова. Ә Арина Андреева 3нче булды. Аларга кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, катнашучыларның барысына чәчәкләр, грамоталар һәм бүләкләр бирелде.

Фотоларны газета сайтының “Фотогалерея” рубрикасыннан карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы автоледи юхиди