Балаларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтәләр
Россия МЧСның ТР ГИМСы Лаеш инспекторлык участогы дәүләт инспекторлары һәм суда коткару җәмгыяте иреклеләре мәктәп укучыларын су объектларында үзләрен имин тотарга өйрәтәләр.
Дәресләр президент грантлары фонды тарафыннан спонсорланучы “Татарстан Республикасының су объектларында халык иминлеген һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау” проекты кысаларында үтәләр. Укучыларга мавыктыргыч һәм аңлаешлы формада көзге-кышкы чорда сулыкларда үзеңне ничек дөрес тотарга икәнлеге турында сөйлиләр. Мондый дәресләр якын арада Лаеш районының барлык белем бирү учреждениеләрендә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев