Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Иң талантлылар өчен чыршы бәйрәме

Яңа ел алдыннан мәдәният йортында районның барлык сәләтле балалары өчен яңа ел тамашасы булды.

Бәйрәм чарасына барлык мәктәпләрдән 320 укучы чакырылды, алар арасында уку отличниклары, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр, спортчылар, иҗат коллективларында катнашучылар һәм иҗтимагый оешмалар активистлары бар. Чыршы бәйрәменә тәрбиягә бала алган гаиләләрдә һәм опекага алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә килде.Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды. Фойеда аларны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте әгъзалары, спорт ярышларында җиңүчеләр, яшьармиячеләр һәм иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр каршылады.

-Бүген бу залга яхшыларның да яхшылары җыелды, - дип мөрәҗәгать итте Михаил Афанасьев. – Узган елда сез укуда, спортта һәм иҗатта уңышларга ирешеп зур тырышлык күрсәттегез. Сез – илебезнең, республиканың, районның киләчәге. Берничә елдан безнең дәүләт һәм җәмгыять нәкъ менә сезнең кулларда булачак. Тырышыгыз, иҗат итегез һәм илебез иминлеге өчен хезмәт итегез.

Михаил Павлович Лаеш районының алдынгы укучыларына бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук Ватанга хезмәт итү үрнәге булган Борис Кузнецовка тиңләшергә чакырды.

-Бүгенге балалар – бөек илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары, - дип билгеләп үтте Борис Кириллович. – Хәзерге буын үзен барлык өлкәләрдә күрсәтергә сәләтле. Моның өчен барлык шартлар бар.

Тантананы яңа ел геройлары – Кыш бабай һәм Кар кызы алып барды, алар балалар арасында бик тә күңелле флеш-моб үткәрделәр. Бәйрәм тантанасын “Фиеста” кавер төркеме концерты дәвам итте. Яраткан җырлары авазларына кушылып балалар актлар залында күңелле дискотека ясадылар, каникулларга уңай кәеф алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы