Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Ирекле янгын сүндерү дружиналары ярыша

Лаеш техник-икътисад техникумы стадионында “Транснефть-Прикамье” АҖнең иң яхшы ирекле янгын сүндерү дружинасы расчеты” исеме алу өчен ачык ярышлар булды.

Казан, Пермь, Әлмәт, Удмуртия һәм Ромашкино район нефть кудыру идарәләре командалары килде. Ярышларда катнашучылар янгын сүндерү алымнарын һәм ысулларын шомарталар.Тантаналы төстә Россия, Татарстан һәм “Транснефть-Прикамье” АҖе флаглары күтәрелгәч сәхнәгә Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Казан нефть кудыру район идарәсе начальнигы Бәхтияр Әсхәдуллин һәм ярышларның баш хөкемдары “Транснефть-Прикамье”нең янгын куркынычсызлыгы бүлеге начальнигы Евгений Антонов күтәрелде. Алар ярышларда катнашучыларны сәламләделәр, аларга җиңү теләделәр, ә Бәхтияр Вазыйх улы Әсхәдуллин чараны яхшы оештырулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде

Программа күп төрле биремнәрне эченә алган. Эстафета аеруча җәлеп итте, аның бер этабында янгын сүндерергә кирәк иде. Тиз арада киенергә, үз этабың биремен үтәргә һәм шунда ук эстафетаны икенче катнашучыга тапшырырга кирәк  булды. Кемгәдер уңыш елмайды. Ә кемдер егылып дистанциядән төште. Әмма җиңүгә омтылу барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Ярышлар төштән соң да дәвам итте. Хәрби расчетлар савыт белән алган  суны төгәл бер урынга юнәлтергә тиеш иделәр. Ә йомгаклау этабында катнашучылар теорияне белүләрен күрсәттеләр.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә иң яхшы расчет исемен Әлмәт район нефтьүткәрү идарәсе лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы янгын транснефть