Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Исерек килеш руль артына утырма

Лаеш районы прокуратурасы Марий Эл Республикасында яшәүче 40 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады, ул транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен полиция хезмәткәрләре күз уңына бер генә эләкмәгән инде.

Әйтик, 2017 елның сентябрендә Марий Эл Республикасының Медведев районы суды тарафыннан ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 200 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзага тартылган.

-Шуңа да карамастан, хөкем ителүче үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган, - дип аңлатма бирә прокурор ярдәмчесе Марат Шәрәфетдинов. - 2019 елның октябрендә, Лаеш районы предприятиеләренең берсендә слесарь-ремонтчы булып эшләгәндә, ул спиртлы эчемлекләр кулланган, трактор руленә утырган һәм Хәерби-Травкино автоюлы буйлап киткән. Әмма полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган һәм тоткарланган. Эшне судка тапшырганнар.

Лаеш район суды Марий Элда яшәүчене РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан автомобиль белән исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү) гаепле дип таныды. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Элеккеге хөкем карары буенча җәзасы үтәлмәгәнлекне исәпкә алып, суд аңа 1 елга сынау срогы белән 1 елга ирегеннән мәхрүм итү, шулай ук транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 3 елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Моннан тыш, суд хөкем ителүчене эчкечелектән дәвалау курсы узарга мәҗбүр итте.

Хөкем карары закон көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы