Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Исерек машина йөртүчеләрне туктаттылар

Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган.

Иң киң таралганы – иминлек каешларын эләктерми йөрү. Мондый бозу өчен 10 машина йөртүчегә штраф бирелгән. Ике кеше руль артына эчкән килеш утырган. Хәзер аларны җитди җәза көтә: 30 мең сум күләмендә  штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү (суд карары буенча).

Өч йөртүче гараждан ОСАГОсыз юлга чыккан. Икесе балаларны махсус креслосыз йөрткән. Шул кадәр үк кеше тизлекне арттырган өчен штраф түләячәк.

Телефоннан сөйләшү, юлда дөрес урнашмау, укып булмаган номерлар, административ штрафларны вакытында түләмәү -  менә рейд көнне очраган кагыйдә бозуларның тулы булмаган исемлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД Лаеш районы