Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Хайваннар өчен профилактик чаралар

Ерткычларның торак пунктларга үтеп керүе авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарының котыру авыруы йоктыруына китерә, ә алардан кешеләр дә йоктырырга мөмкин.

Фотоны Лаеш ветеринария берләшмәсе бирде.

Профилактика чараларының берсе - йорт, авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцина ясау, шулай ук ит ашаучы кыргый хайваннарны авыз куышлыгы аша вакцинацияләү. Процедураның әлеге төре этләргә, мәчеләргә һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына карый.

Мәсәлән, ел башыннан республикада инде 2,5 миллион баштан артык авыл хуҗалыгы һәм 188881 йорт хайваны (94522 песи һәм 94359 эт) вакцинацияләнгән.

Ит белән тукланучы кыргый хайваннарны вакцинацияләү алар яшәгән урыннарда ораль вакцина кую юлы белән башкарылган. 2020 елда аучылар белән бергә 1,8 миллион доза вакцина таратылган.

Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын карап чыгу үткәрәләр, шулай ук күчмә вакцинацияләр оештыралар. Ноябрь ахырына кадәр мобиль төркемнәр йорт песиләренә һәм этләргә котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәчәкләр. Процедура вакытында ветеринария белгечләре республика халкына дуңгызларда африка чумасын, кош гриппын, мөгезле эре терлекләрнең нодуляр дерматитын һәм башка авыруларны профилактикалау турында сөйлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы