Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Күрше күршегә янаган

Пенсионер күрше дача хуҗасын үтерергә янаган өчен хөкем ителгән.

Күршеләр арасында элек тә татулык булмаган. Участокларын бүлүче чикнең каян узарга тиешлеге буенча консенсус таба алмыйлар.

Лаеш районы прокуратурасы Казан шәһәрендә яшәүче 66 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

2020 елның маенда җир участоклары чикләрен билгеләүдә килешә алмау сәбәпле, хөкем ителүче белән аның дача буенча күршесе арасында ызгыш-талаш килеп чыга. Аларның дача участоклары Лаеш районында Яшел утравында «Зеленый Бор» ял итү базасында урнашкан. Сүз артыннан сүз чыгып, хәл соң чиккә җитә. Сәнәк алып, пенсионер күршесен үтерү белән яный.

Суд була, ул бу вакыйганың барлык нечкәлекләре белән таныша. Хөкем ителүче үзен нәрсәдә дә булса гаепле дип санамый. Ә менә суд аны РФ Җинаять кодексының 119 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа 80 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы