Лаеш эзләү-коткару гарнизоны начальнигы суга батучы өч кешене коткарды
Капланган көймәдән ир-егет һәм ике хатын-кыз Мысы поселогыннан ерак түгел Мишә елгасындагы салкын суга төшә. Вакыйга урынына Лаеш ПСГ начальнигы Федор Кузнецов беренче булып килә.
Тавышларга юнәлеш тотып ул зыян күрүчеләр янына йөзеп килә һәм аларга ярга чыгарга ярдәм итә. Ярдәмгә килеп җиткән 118нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре кешеләргә беренче ярдәм күрсәтәләр. Эчке хезмәт өлкән лейтенанты Федор Кузнецовның оператив эш итүе нәтиҗәсендә 46 яшьлек ике хатын һәм 45 яшьлек ир коткарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев