Кама ягы
  • Рус Тат
  • М12 трассасы авыллардан читтән узачак

    Лаеш районында булачак М12 трассасының маршрутын җирле халыкның теләкләрен исәпкә алып үзгәрттеләр.

    Булачак Мәскәү-Казан автоюлы торак пунктлардан һәм урман массивларыннан читтән узачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тиз йөрешле автомобиль юлын төзү буенча эш төркеме утырышында хәбәр итте. Фәрит Мөдәрис улы сүзләре буенча, җирле халыкның теләкләре исәпкә алынган.

    -Каипыны урап уза алдык, димәк, халыкка борчылырга кирәкми, - дип билгеләп үтте министр. – Бу бик җитди мәсьәлә иде. Без Кызыл Ил авылы янындагы зур урман массивын саклап калабыз, проектлаучылар яхшы чишелеш тапты. Тарлаши авылыннан тагын берникадәр ераккарак киттек. Автомобиль юлыннан Пәрәү һәм Державино торак пунктларына кадәр ераклык уңайлы яшәү өчен җитәрлек булачак.

    Министр трассаның Орел авылы яныннан үтүе буенча чишелеш эзләнүен искәртте. Бәлки трассаны түбәнәйтү буенча техник чишелешләр табып булыр. Алар тавыш саклау чараларына өстәмә рәвештә эшләнә. Юл төзүчеләр Лаеш районында яшәүче барлык кешеләрне дә канәгатьләндерәчәк оптималь чишелеш табылыр дип вәгъдә итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: