Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Ришвәтчелеккә каршы тору – һәрберебезнең бурычы

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе 9 декабрьне Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне дип игълан итте.

Ришвәтчелек аңлатмасы 2008 елның 25 декабрьдәге №273-ФЗ “Ришвәтчелеккә каршы тору турында”гы Федераль законда беркетелгән. Ришвәтчелек анда хезмәт вазифасыннан явызларча файдалану, ришвәт бирү һәм алу, вәкаләтләрне үз файдаңа куллану, коммерция белән сатып алу яки җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен бозып физик затның үз вазифасыннан акча, кыйммәтләр, башка милек яки милек характерда хезмәтләрдән, үзе өчен яки өченче затлар өчен законсыз төстә күрсәтелгән затның башкалардан табыш алуы, шулай ук югарыда санап үтелгән гамәлләрдән юридик зат исеменнән кылу буларак билгеләнә.

Ришвәтчелек – ике яклы күренеш. Гражданлык җәмгыятенең мораль дәрәҗәсе югарырак һәм җәмәгать институтлары активрак эшләсә ул булмас та иде.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен төгәл чикләүләр һәм тыюлар билгеләнде, аларны бозган өчен җаваплылык билгеләнде. Шуның белән бергә ришвәтчелеккә каршы чараларны саклауны тәэмин итүче инструментлар комплексы эшләнде. Шулай ук районда “2015-2021 елларда Лаеш муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру” муниципаль программасы эшли.

Ришвәт – ирекле кимсетүнең социаль формасы.

Чиновниклар аларга бирүчеләр булганда табыш һәм ришвәт алачаклар. Шул сәбәпле алгы планга тәрбияви чаралар чыгарга тиеш. Михаил Булгаковның зирәк искәрмәсе буенча, аның әдәби герое профессор Преображенский болай ди, «җимереклек клозетларда түгел, ә башларда”. Җәмгыятьтә ришвәтчелекнең теләсә нинди формасына каршы торуга ирешү, бүгенге көндә булган ризалашу позициясеннән арыну мөһим. Ришвәт бирүчеләрне дә ришвәт алучылар кебек үк яратмаслык итәргә.

Ришвәтчелекне кисәтү һәм тамырын йолку – бу дәүләт органнарының гына түгел, барлык гражданнарның да бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы