Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Руль артында исерек – потенциаль үтерүче

Лаеш ЭЭБ ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның 10 аенда район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 124 йөртүче тоткарланган (узган елның шул чорында - 115).

Алардан 18 кеше исерткеч эчемлек кулланганнан соң кабаттан руль артына утырган (узган елда бу чорда андыйлар җидәү булган). Шуңа күрә аларга җәза да җитдирәк – җинаять җәзасы булачак. Ул РФ ҖКның 264.1 маддәсе белән билгеләнә – “Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу”. Аларга җитди җәза: ике йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр штраф, яки дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләр, яисә ике елгеакадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Белешмә өчен: 2019 елның 10 аенда Лаеш районының барлыгы 274 кешесе йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X