Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Су басудан котылу өчен

Киләсе елда Егорьево авыл җирлегендә Бима авылында су басу проблемасын хәл итү өчен елганың төбен чистарту һәм тирәнәйтү буенча эшләр үткәреләчәк.

ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы мәгълүматлары буенча бу чараларга 16,5 миллион сум акча бүленгән. Белгечләр экскаваторлар ярдәмендә елга үзәнен киңәйтәчәкләр, аннан чыккан грунт киләчәктә рекультивацияләү өчен ташыла. Ярларын ике якка да күпьеллык үлән чәчеп ныгыту планлаштырыла. Аннан соң проблемалы участокларны ташлар белән ныгытачаклар.

Бимада су басу зонасына 32,4 га мәйдан, 132 кеше яшәгән 90 торак йорт, шулай ук югары вольтлы электрүткәргеч линияләр, автоюллар, газүткәргеч һәм социаль объектлар керә.

Экологлар моның сәбәбен ярлар ишелүдә һәм суның сазлануында күрәләр. Агачлар һәм куаклар күп булу суның әкрен агуына китерә һәм торак пунктны су баса. Елга чистарту һәм төбен киңәйтү елга үзәненең су үткәрү сәләтен арттыра, су тиз алышына. Шулай итеп, Бима территориясен су басу куркынычы кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы