Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Тамашачылар симпатиясе призын бер яшьлек Родион алды

«Имин балачак» Интернет-конкурсы 21 катнашучы җыйды. Оештыручылар барлык актив конкурсантларны кызыксындыру призлары белән бүләкләргә булдылар.

Бүләкләү тантанасы беренче тапкыр Лаешның Җиңү паркында узды. Начар фаразларга карамастан, кояшлы һава торышы сынатмады.

Өч яшьтән алып алты яшькә кадәр булган төркемдә өченче урын өчен диплом һәм велосипед өчен катафотлар дүрт яшьлек Иван Майбородага тапшырылды.

Азамат Мөхәммәтситдыйков инде икенче ел рәттән әлеге конкурсның көмеш призеры. Дүрт яшьлек лидерны икенче урын өчен диплом һәм велосипедчы җыелмасы көтә. Дөрес, аңа әле безнең редакциядә алачак экипировканы киеп карарга кирәк булачак.

Беренче урын өчен диплом һәм төп призны биш яшьлек Алексей Семенов алды. Хәзер канәгать калган җиңүче әтисен өстәл футболында җиңә алачак.

Тамашачылар симпатиясе призы диплом белән бергә конкурсның иң яшь катнашучысы - бер яшьлек Родион Самсоновка тапшырылды. Бәләкәч зур кызыл автомобильгә бик шатланды.

Калган катнашучыларны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ әзерләгән призлар көтә. Призларны 2020 елның 30 июненә кадәр «Кама ягы» газетасы редакциясендә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Лаеш шәһәре, М.Ульянова урамы, 56 йорт.

Лаеклы бүләк алу - бу чынбарлык. Яңа конкурслар турында безнең мәкаләләрне укыгыз, фотографияләр җибәрегез, катнашучылар булыгыз һәм җиңегез!

 

Реклама.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы имин балачак