Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Урманчылар өчен кызу вакыт җитә

Статистика буенча, ун урман янгынының сигезе кеше гаебе белән килеп чыга. Алар җитди бәла-казалар китерә.

Зур бәла булмасын өчен безнең районда ниләр эшләнүе турында без «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев белән сөйләштек.

Людмила Никифорова

Фәнил Фасилович, 2021 елгы янгын куркынычы сезонының үзенчәлеге нәрсәдә?

- Татарстанда 2021 янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башланды. Быел аеруча шунысы борчу тудыра: күп кар явуга карамастан, язгы температура уртача күрсәткечләрдән артып китте. Басуларда һәм урманда кар эреп бетте диярлек. Узган елгы үлән һәм урмандагы коелган яфраклар тиз кипте, бу - яхшы ягулык материалы.

Сезне нәрсә борчый?

- Кызганычка каршы, районда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге ташландык җирләр бар, алар урман фонды территориясенә якын. Анда коры үлән катламы күп. Басуларда сулыклар ярларына илтүче юллар кибә башлады. Тиздән гражданнар актив төстә елга буйларына чыга башлаячак. Форсаттан файдаланып кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә, камыш һәм ылыслы урманнар янында учакларны якмагыз. Учакны караучысыз калдырмагыз. Һәм өйгә кайтканда, утны яхшылап сүндерегез. Табигатьтә ял иткәч, чүп-чарны үзегез белән алып китегез. Торак пунктлар территориясендә калдыкларны җыю өчен контейнерлар урнаштырылган бит.

Безнең районда урманнар еш янамы?

-2011 елдан бирле Татарстан территориясендә бер генә урман янгыны да теркәлмәгән. Бу Россиядә иң яхшы күрсәткеч. 2010 елның эссе һәм коры җәен барысы да хәтерли. Районның күп кенә торак пунктларында су җитмәде. Мари Элдан төтен исе килде, суларга авыр булды. Район халкы бездә дә урманнар яна башлар дип борчылды. Бу катлаулы хәл кешеләргә йогынты ясады, алар саграк булды. Профилактик эш тә үз ролен уйнады.

Быел урман янгыннарын кисәтү буенча нинди чаралар күрелә?

- Әле гыйнвар һәм февраль айларында ук урманчылык белгечләре авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнаштылар, анда алар урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләрен яктырттылар. ММЧ битләрендәге агитация дә уңай нәтиҗәләр бирә. Юридик затларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында кисәтүләр җибәрелде. 149 км озынлыкта яңа минераллаштырылган янгынга каршы полосалар оештыра башлыйбыз. Искеләрен яңартабыз (239 км). Урман фонды янындагы территорияләрдә корыган үлән контрольдә тотып яндырылды. Аншлагларны һәм беседкаларны яңарту өчен буяулар сатып алабыз. Урман фонды территориясендә өстәмә рәвештә янгынга каршы аншлаглар урнаштырылачак. Татарстан җитәкчелеге өченче типтагы янгынга каршы станцияләр оештыру буенча зур эш үткәрде. Лаеш шәһәрендә дә шундый станция бар. Аның хезмәткәрләре янгын куркынычы янаган чор башлану белән үз техникаларын юл буена куялар.

Урман белән бәйле эшчәнлек алып баручы физик һәм юридик затлар белән нинди эш алып барыла?

- Районда урман кишәрлекләрен арендалау яки бушлай файдалану килешүләре буенча файдаланучы шәхси эшмәкәрләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре шактый, мәсәлән, умартачылар. Җирләре урман массивлары янында булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бар. Урманчылыкның дәүләт урман сагы хезмәткәрләре урманнан файдаланучылар белән урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен (ППБ) үтәү турында профилактик эш алып бардылар. 25 майга кадәр бу күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү оештырылачак. ППБны бозган яки бозулар ачыкланган очракта административ эшләр кузгатылачак. Гражданнарга 1500 сумнан 3000 сумга кадәр штраф рәвешендә җәза яный. Вазифаи затлар - 10000 сумнан 20000 сумга кадәр, юридик затлар 50000 сумнан 200000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Тик ППБны бозу зыян китерсә, штрафлар күп тапкырга арта, өстәвенә зыян да капланырга тиеш.

Сезнең теләкләрегез нинди?

-Район халкына һәм аның кунакларына мөрәҗәгать итәм: ут белән сак булыгыз, урманнарда, бигрәк тә ылыслы урманда учаклар кабызмагыз, сулыклар янында узган елгы үлән һәм камышларны яндырмагыз. Урманда һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә янгын чыккан очракта бу турыда 112 телефоны буенча янгын хезмәтенә яки 8(800)100-94-00 телефоны буенча урманнарны саклау буенча кайнар линиясенә, 8(843) 221-37-95 телефоны буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман янгыннары үзәге» ДКУның төбәк диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы янгын урман лаешта реклама