Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Яңа ЮИД отряды оешты

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары районның күп мәктәпләрендә эшлиләр. Хәзер ЮИД отряды “Рябинка” балалар бакчасында да барлыкка килде.

“Күбәләк” өлкән төркеме балалары янына “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина килде. Аны юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәткән агитбригада чыгышы каршылады.

Балалар җәяүлеләр һәм пассажирларның үзләрен юлда тоту кагыйдәләрен ныгыттылар – “Юл стартлары” юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча спорт-танып белү чарасында катнаштылар. Юл грамотасын белүгә һәм юлда үзеңне тоту культурасын үзләштерүгә багышланган эстафеталарда, бәйгеләрдә, җитезлектә, тизлектә, көчлелектә ярышуларда балалар теләп катнаштылар. Әкият геройлары Белмәмеш һәм хәйләкәр Шапокляк килү  алар өчен сюрприз булды, бу геройлар юл билгеләре турында табышмаклар әйттеләр һәм мәкерле сораулар бирделәр.

-Әмма безнең малайлар һәм кызлар югалып калмадылар һәм барлык сорауларга дөрес җавап бирделәр, - дип сөйли “Рябинка” балалар бакчасы мөдире Ирина Бикмиева. – Безнең тәрбияләнүчеләрне ЮИД отрядына кабул итү мөһим вакыйга булды.

Шуны да әйтеп үтү кирәк, Лаеш районы балалар бакчалары тарихында бу беренче мондый очрак. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча алган белемнәрен яшьтәшләре белән уртаклашу турында тантаналы ант бирделәр. Гөлшат Зәйнуллина тапшырган бүләкләр балалар өчен аеруча шәп сюрприз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы