Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Янгын куркынычы сезонына әзерләнәбез

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планлы утырышында республиканың табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлеге турында фикер алыштылар.

Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель-май айларында ТРда 550 янгын теркәлгән, алар коры үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыру нәтиҗәсендә килеп чыккан. Аерым көннәрдә янгын сүндерү бүлекчәләре тәүлегенә 50шәр тапкыр коры үлән һәм чүп-чарны сүндерергә чыкканнар.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлеген бәяләү нәтиҗәләре буенча 18 районда җитешсезлекләр бар. Алар арасында:

-торак пунктларның тышкы янгынга каршы су белән тәэмин ителмәве;

- төзелеш чикләреннән урман участогына кадәр янгынга каршы чикләрне үтәмәү;

- минеральләштерелгән полосаларның норматив таләпләргә туры килмәве;

-тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итүнең булган чыганаклары суны теләсә кайсы вакытта алырга мөмкинлек бирми;

- барлык торак пунктлар да кешеләргә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасы белән тәэмин ителмәгән.

Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм балалар сәламәтләндерү лагерьлары исемлегенә төгәллек кертелгән. Исәпкә 97 торак пункт, 81 балалар сәламәтләндерү лагере, 50 коммерциячел булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләре алынган, алар урман участоклары белән чиктәш.

Россия МЧСында урман янгыннарына космик мониторинг системасы эшли, ул табигый янгыннарны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу система эше ярдәмендә 2020 елда 177 янгын очрагы ачыкланган, бу аларны башлангыч стадиядә бетерергә мөмкинлек биргән.

Табигать янгыннары килеп чыгу ихтималын киметү һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының янгынга каршы махсус режим билгеләү турындагы карары проекты эшләнде һәм килештерү бара. Аны 2021 елның 26 апреленнән 16 маена кадәр кертү тәкъдим ителә.

Сергей Сергеев 2021 елның 1 гыйнварыннан янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре гамәлгә керүен билгеләп үтте. Алар тарафыннан торак пунктларның, оешмаларның, предприятиеләрнең һәм төрле билгеләнештәге җирләрнең территорияләрен карап тоту тәртибе, корыган үләнне яндыру тәртибе, шулай ук урман участоклары белән чикләнә торган торак пунктлар тирәсендәге минераллаштырылган полосаларны урнаштыруга карата таләпләр билгеләнде. Мәсәлән, торак пункт тирәсендә минераллаштырылган полосаның киңлеге 10 метрдан да ким булмаска тиеш. Әлеге полосаны кар катламы эрегәннән соң иң кыска вакыт эчендә булдырырга кирәк.

2020 елда янгынга каршы режимны, шулай ук үлән һәм чүп-чар яндыру тәртибен бозган өчен 336 юридик, вазифаи зат һәм граждан административ җаваплылыкка тартылган.

Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык икеләтә арта. Гражданнарга - 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - 30 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр штраф салына.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС Лаеш районы янгын лаешта реклама