Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Юл кагыйдәләрен белү кирәк

Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта гомум белем мәктәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча “Без имин юл өчен” дигән атна булды.

Гөлшат Зәйнуллина фотосы

Аны оештыручылар балаларда юлларда һәм транспортта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белү, күнекмәләр формалаштыру мөһим дип исәплиләр.

Атнаның беренче көнендә балалар өчен “Юл кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белегез” стенды ясалды. Сыйныф җитәкчеләре Атна темасы буенча әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.

Башлангыч сыйныф укучылары “Киләчәк светофоры” дип аталган рәсемнәр конкурсында теләп катнаштылар. “Җәяүле һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре” дигән күңелле тәнәфестә сыйныф җитәкчеләре укучылар белән мәктәп юлын ничек имин итәргә кирәклеген күрсәтү өчен авыл урамнары буйлап үттеләр. “Дядя Степа” һәм “Яшь велосипедчы” күләмле уенчыклар бәйгесе дә зур кызыксыну уятты. Призлы урын алган барлык укучылар “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ әзерләгән бүләкләргә ия булдылар.

-Барлык чаралар алдан әзерләнде, - дип сөйли “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина. – Атна дәвамында “Балалар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләрендә юлларда иминлек” тематик күргәзмәсе эшләде. Укытучылар һәм укучыларның бергәләп чараларда катнашулары оештырылды. Аларга мәктәп балаларының әти-әниләре дә килде. Сыйныф җитәкчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрделәр. Әлфия Гаврилова җитәкчелегендәге ЮИД отрядының балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эшен аерым билгеләп үтү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы