Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне

​​​​​​​Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышлап район мәгариф учреждениеләрендә тематик чаралар күп үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Хәерби мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды (ЮИД) һәм Мәктәп балаларының Россия хәрәкәте (РДШ) укучылары яшьтәшләренә юлларда сакланырга тиешле кагыйдәләр турында сөйләделәр. Атабайның “Чишмәкәй” балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләре Ольга Майорова җитәкчелегендә юлларда иминлек кагыйдәләрен кабатладылар һәм “Һәлакәтләрсез тормыш” дигән аппликация ясадылар. Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә “Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелгән. Ә инде А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә 5-6 сыйныфлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә викторина үткәргәннәр. Шул ук мәктәпнең 9 һәм 10 сыйныфлар укучылары “Кара, кая барасың!” темасына КВНда катнашканнар. Нармонка мәктәбендә”Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина укучылар өчен юлларда имгәнүләрне кисәтү буенча әңгәмә үткәргән. Лаеш эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Иван Фролов Шуран мәктәбендә шушы ук темага очрашу оештырган.

Барлык мәктәпләрдә дә укучылар юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгәннәрне бер минут тын калып искә алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы