Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең авылларда хатын-кызлар бар

Күп балалы ана, җитештерү алдынгысы, җырчы - болар барысы да ул, Зәйтүнә Коркина.

Фотоны Индира Дебердеева бирде

Ирле-хатынлы Коркиннар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның һәркайсы чын кеше булып үскән, чөнки әти-әниләре алар өчен үрнәк булган.

Зәйтүнә Коркина 1963 елның 3 гыйнварында Хәербидә туа. Биредә ул 8 сыйныфны тәмамлый. Беренче укытучылары - Лера апаны һәм җыр укытучысы, сугыш ветераны Галләм абыйны яратып искә ала. Ул бик яхшы укый, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, кече яшьтәге укучыларга шефлык итә. Мәктәп тормышы кызыклы һәм бай була. Патриотик тәрбия югары дәрәҗәдә була. Беренче сыйныфта тантаналы рәвештә октябрятка, өченче сыйныфта пионерга кабул итәләр. Даими төстә концертлар куялар, стена газеталары чыгаралар. 1977 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Зәйтүнә Сокурыга күчә һәм «Центральное» колхозында сыер савучы булып эшли башлый.

1980 елда Сокуры егете Борис Коркинга кияүгә чыга. Ул шушы авыл кешесе була, сигез сыйныфтан соң тракторчы булып эшли башлый, гел алдынгылар рәтендә йөри. Яшьләр башта иренең әти-әнисе белән яшиләр. 1982 елда беренче уллары - Саша туа. Ире белән совхозда эшләгәнгә күрә, администрация аларга ике катлы йортта бер бүлмәле квартир бирә. 1985 елда икенче уллары - Денис, ә 1991 елда кызлары Альбина туа. Зәйтүнә Гәрәевна совхозда сыер савучы булып эшли. Аның сыерлары һәрвакыт чиста, каралган була, күп сөт бирәләр. Намуслы хезмәте өчен яшь савучы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бер генә билгеләп үтелми. Зур тәнәфестән соң Коркиннар гаиләсендә тагын ике малай туа: 1998 елда – Коля, 2002 елда Айрат. Уллары үсеп, армиягә китә. Әти-әниләр аларны патриотизм рухында, гадел, авырлыклардан курыкмыйча, Ватанны лаеклы саклаучылар итеп тәрбияләп үстерәләр. Шуңа да улларының командирларыннан рәхмәт хатлары һәм грамоталар гына алалар.

Кече уллары Лаеш техникумын тәмамлый һәм тракторчы була. Кызлары Альбина кафеда эшли. Ирле-хатынлы Коркиннар үз балалары өчен үрнәк булалар. Хәзерге вакытта Зәйтүнә Лаеш шәһәрендә сыер савучы булып эшләвен дәвам итә, лаеклы ялда булса да, 60 сыер сава. Ул - аралашучан һәм энергияле кеше, Сокуры авылы китапханәсендә эшләүче «Хозяюшка» клубы әгъзасы. «Яшь йөрәкләр» ансамблендә җырлый. Безнең Россия нәкъ менә шундый, үз балаларын Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүче әниләргә таяна. Аларның гаиләләрендә барысы да исән-сау, ә йортлары бәхет белән тулы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X