Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
Көн темасы

Лаеш полицейскийлары өй туе үткәрде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Лаеш районы эчке эшләр бүлеге бинасын ачуда катнашты.

Олы кунакны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин каршылады.

-Бүген сезнең коллектив өчен истәлекле вакыйга, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич. – Лаеш районы Казан янәшәсендә урнашкан, ә бу полицейскийларга зур җаваплылык йөкли. Аэропорт, яңа “Казан Экспо” күргәзмә комплексы монда. Республикабыз башкаласында яшәүчеләрнең күбесе монда ял итәргә килә. Полицейскийлар югары дәрәҗәдә иминлек тәэмин итә алсын өчен барлык шартлар тудырыла.

Россия ЭЭМның Лаеш бүлеге административ бинасы 1979 елда салынган. 2016 елда аны үзгәртеп кору турында карар кабул ителде. Өстәмә янкорма һәм мансадр каты төзү нәтиҗәсендә хезмәткәрләрне урнаштыру өчен мәйдан барлыкка килгән, тикшерү, сорашу һәм штаб бүлекләре архивларын урнаштыру мәсьәләсе хәл ителгән. Дежур бүлек, гаеплеләрне һәм шикле тоелганнарны вакытлыча тоту өчен изолятор, административ кулга алынган затларны кабул итү өчен дә урын табылган. Дәлилләр саклау өчен махсус бина булдырылган, гражданнар кабул итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дежур частьнең шәхси составы ял итү һәм тамак ялгау өчен бүлмәләр җиһазландырылган.

-Бу полицейскийлар өчен бәйрәм көн, - дип басым ясады Артем Хохорин. – Гади булмаган вакытта да бинаны үзгәртеп кору өчен акчалар бүленде һәм Лаешның хокук сагында торучылар яңа төзекләндерелгән бина алдылар. Хезмәт өчен мондый шартлар тудыру эш нәтиҗәсенә дә уңай тәэсир итәргә тиеш.

ТР Эчке эшләр министры Лаеш районы бүлеге начальнигы полиция полковнигы Радик Егоровка хезмәт машинасы ачкычлары тапшырды. Үзгәртеп кору эшләрен башкарган төзелеш оешмалары җитәкчеләренә ведомство бүләкләре тапшырылды.

Мактаулы кунаклар бинаны эчтән карадылар: гражданнарны кабул итү, махсус чаралар саклау, тоткарланган кешеләр белән дежур тикшерү һәм башка бүлмәләрдә булдылар.

Рөстәм Миңнеханов “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшергән “Семрук” тарихи җирлегендә булды. Төшерү мәйданы буйлап экскурсияне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм кинофильм продюсеры Илья Папернов үткәрде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минниханов Лаеш районы полиция