Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Лаеш районында яшәүче хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм район халкы!

Бу дата халык хәтерендә тарихыбызның иң фаҗигалеседер. Хәтер һәм кайгы көне гомерләрен фашизмга каршы көрәшкә биргән совет кешеләренең батырлыгын, ныклыгын һәм түземлелеген чагылдыра.

Бөек Ватан сугышы – илебез тарихында иң куркыныч сугыш башланганга 77 ел үтте. Аннан соң йөзләрчә җимерелгән шәһәрләр һәм миллионнарча кимсетелгән, рәнҗетелгән язмышлар, ятимнәр калды.

Безнең бурыч – россиялеләрнең яңа буыннары Бөек Ватан сугышы турында хәтерләүләренә һәм кемнәр хакына һәм кемнәр тырышлыгы белән яшәүләрен белүләренә ирешү.

Сугыш кырларында ятып калган сугышчыларга мәңгелек дан. Ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына – ул коточкыч елларда исән калучыларның барысына рәхмәт. Барыгызга тыныч, имин тормыш һәм мондый хәлнең башкача булмавын телим.

Бер кем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы