Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы эшчәннәре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелемнән сезнең һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бу дөньяда бар нәрсә үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккечә үк бар кешегә һәм һәркемгә кирәк. Тыйнак туйдыручы һәм бөек хезмәткәр, крестьян Россиянең төп терәге һәм ышанычы булды һәм шулай булып кала да. Сез ял көннәрен белмичә эшлисез. Сезне җирне яратуыгыз, җаваплылыгыгыз, тырыш хезмәтегез белән Лаеш районы агросәнәгатен үстерү өчен лаеклы шартлар булдырасыз.

Сезгә хезмәтне сөюегез, сайлаган эшегезгә тугры калуыгыз һәм намуслы булуыгыз өчен рәхмәт. Эш шартларыгыз катлаулы булуга да карамастан, сез үз хезмәтегезгә тугрылык һәм эшне яратып башкаруыгыз белән үрнәк булып торасыз.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең барысына нык сәламәтлек, уңышларның мул булуын, техниканың ватылмавын, уңай һава торышы сөендерүен, тормышта яхшы үзгәрешләр һәм иртәгәге көнгә ышаныч булуын телим! Сезнең җиңел булмаган хезмәтегез яңадан яңа казанышлар китерсен һәм якташларыгыз сезнең хезмәтне танысын!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы