Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөек Ватан сугышында катнашучыга медаль тапшырдылар

Татарстан Президентының 2018 ел 8 май Указына ярашлы төстә ТРда яшәүче барлык Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга “Намуслы хезмәте өчен” медале тапшырыла.

Лаешта яшәүче Камалетдинов Абдулгалим Ибраһим улы 1925 елның 6 ноябрендә Пәрәү авылында туган. 1943 елның ноябрендә 18 яшендә Бөек Ватан сугышының алгы сызыгында була. Дары исен шактый татыган тәҗрибәле солдатлар белән Ленинград фронтының Псков юнәлешендәге 288нче полкында бертигез сугыша. Канкойгыч сугышларның берсендә ул каты яралана. 1944 елның февралендә рядовой званиесендә сугыштан кайта.

1950 елда Абдулгалим Ибраһимович “Торгплодоовощ”ның Лаеш кулланучылар берлеге конторасында ат караучы булып эшли башлый. 1958 елның июнендә Лаеш урманчылыгына эшче булып күчә, 1985 елда шуннан лаеклы ялга чыга. Хезмәт коллективында җаваплы һәм намуслы остаз, яшь буынга абруйлы ярдәмче  була.

Сугыш ветеранына медаль һәм бүләкне район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды. Районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов та ветеранга котлаулар һәм бүләк белән килгән.

Лаеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, Лаеш шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе  Илшат Тимербаев һәм “Камская новь” газетасы баш редакторы Денис Суханов озын гомерле кешегә нык сәламәтлек теләделәр.

92 яшьлек Абдулгалим Камалетдинов –бик игътибарлы һәм яраткан ата һәм бабай да. Хатыны Роза Габдулловна белән малай һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер оныкчыгы карт бабасын спорт гимнастикасында спорт мастерлыгы нәтиҗәләре белән куандыра, ә икенчесе  - футболдагы уңышлары белән уртаклаша.

Хәзерге вакытта улы Рәис, элекке хәрби, ә хәзер пенсионер, әтисе белән бергә яши, аның ярдәмчесе дә, терәге дә. Алар бергәләп үз бакчаларында мәш киләләр.

Әмма ветеран шәһәрнең Кирпеч Заводы урамындагы балалар мәйданчыгы өчен борчыла. Ул чокырлыкта урнашкан, ә аның өстенә карт топольләр менә авам, менә авам дип торалар. Җил көчле искәндә ботаклары сынып мәйданчыкка төшә.

-Без улым белән алар урынына чия агачлары утыртыр идек, шәһәр хезмәтләренең куркыныч карт агачларны кисүләрен генә көтәбез, - дип үз планнары белән уртаклашты Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы