Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче тапкыр яңартылган мәктәптә

Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе укучыларын яңа уку елында сюрприз көткән – уку йорты бинасы тулысынча ремонтланган.

Мәктәп каршындагы мәйданда укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр җыелган. Педагоглар үз кул астындагыларны саныйлар, барлык балалар да килгәнме. Әти-әниләр балаларын фотога төшерәләр. Беренче сыйныф укучыларын аеруча яхшы әзерләгәннәр: иң матур костюмнар, иң матур чәчәк бәйләмнәре һәм нык дулкынланган әти-әниләр. Музыка астында 49 малай һәм кыз сыйныф җитәкчеләре белән мәйданда мактаулы урын алдылар.

Укучыларны Белем көне белән котларга Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм уку йорты исемен йөрткән Борис Кузнецов үзе килгән. Тантаналы линейкада данлы якташыбыз хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.

-Бүген Лаеш районы мәктәпләренә 4,5 мең бала килде, шуларның 660ы беренче сыйныфка, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович. – Районда мәгариф тармагын үстерү өчен шактый эшләнде, әмма эшләнәсе эшләр дә бар әле.

Гүзәл Удачина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды. Анда безнең республикада заманча мәктәпне үстерү, цифрлы мәгариф мохите булдыру, педагоглар һәм яшь профессионалларга ярдәм итү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә керә.

-Югары биеклекләргә ирешү өчен, күп укырга һәм күп шөгыльләнергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте балаларга Борис Кузнецов. - Ә укытучылар һәм әти-әниләр алдында мөһим бурыч – Туган илебезнең лаеклы кешеләрен һәм гражданнарын тәрбияләү.

Район башлыгы белем йорты бинасын үзгәртеп коруда булышкан бар кешегә бүләкләр тапшырды. Аннан соң унберенче сыйныф укучысы Илья Федотов һәм беренче сыйныф укучысы Ольга Флегонтова яңа уку елында беренче кыңгырауны чылтыраттылар.

Мәктәп директоры Зөлфия Газизуллина кунаклар өчен зур булмаган экскурсия үткәрде, спорт залын, ашханә һәм укучылар уңышларына багышланган стендны күрсәтте. Мактаулы кунаклар 1 “Б” сыйныф укучылары белән очраштылар, ә өченче сыйныфлар өчен тынычлык дәресе үткәрделәр.

Уку көннәре башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы мәктәп уку елы