Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без сезне данлыйбыз, Ватан уллары

Безнең илдә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Лаешта Җиңү паркында бу датага багышланган тантаналы митинг булды.

 Анда хатыны белән Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, Россия Герое Марат Әхмәтшинның әтисе – Радик Әхмәтшин, мәктәп укучылары, техникум студентлары һәм шәһәрдә яшәүчеләр катнашты.

-Без хәрби хезмәттә үзләрен таныткан, Россия иминлеген ныгытуга зур өлеш керткән кешеләрне хөрмәтлибез, - дип билгеләп үтте Лаеш районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов митингны ачып. – Россия хакына хәрби һәм хезмәт батырлыгы кылган ватандашларыбызны хөрмәтлибез. Безнең көчебез – кешеләрдә, аларның милли горурлыгында, Туган илгә тугрылыкта һәм аны чиксез яратуда, дип горурланабыз.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов шушы көннәрдә Мәскәүгә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуга оча. Ул бу хакта митингта ясаган чыгышында әйтте.

-Анда 360 Россия Герое һәм бары 5-6 Советлар Союзы Герое. Бүген Татарстанның алдынгы районнарының берсе булган үзебезнең Лаеш районына бәхет телим.

Бөек Ватан сугышы елларында 11 меңнән артык сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, ике меңнән артык кеше Дан орденының тулы кавалерлары. Алар арасында дүрт Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының  ике тулы кавалеры – безнең якташларыбыз. Бу Геройларның бюстлары Җиңү паркында урын алган.

Россиядә күп буын Ватан Геройларыннан үрнәк алып тәрбияләнде. Шуларның берсе – безнең якташыбыз Россия Герое Марат Әхмәтшин. Ул уйлап та тормый Сириягә китә. Үз хезмәттәшләренең юлын каплап Марат Радикович батырларча һәлак була.

Митингка килүчеләр Туган илебез хакына гомерләрен биргәннәрне бер минут тын калып искә алдылар, ә соңыннан Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.

Фотоларны газета сайтының “Фоторепортажлар” рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ватан геройлары