Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фермерлар уңышлы бизнес тәҗрибәсен үзләштерә

Лаеш районының алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә «Фермер мәктәпләре” дәресләре уза.

«Фермер мәктәбе» тыңлаучыларының барлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буенча 40 күчмә практик дәресләре планлаштырылган.

«Фермер мәктәбе» проекты Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Ул финанс тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыклары булдыруда ярдәм итәргә, булган предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга, агробизнесны алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерергә һәм алга этәрергә тиеш.

- ”Фермер мәктәбе” ярдәмендә Татарстан Республикасында яңа эш урыннары гына түгел, ә сыйфатлы фермер продукциясенең яңа брендлары да барлыкка киләчәк, - дип саный “Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова. - Безнең студентлар республикада иң кирәкле тармакларны “сөт-ит терлекчелеге», “кошчылык" юнәлешләре буенча өйрәнәләр.

Күчмә практик дәресләр кысаларында укучыларны Татарстанның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән таныштырачаклар. Тыңлаучылар "сөт-ит терлекчелеге" юнәлеше буенча Гафур Зариповның крестьян-фермер хуҗалыгы тәҗрибәсен үзләштерделәр. Фермер үз предприятиесе буенча экскурсия үткәрде: җитештерү биналарын һәм заманча техника белән машина-трактор паркын, азык әзерләү процессын күрсәтте. Гафур Борһанович, нигездә, үзенең терлек азыгын куллана, дип сөйләде. Моның өчен махсус 850 гектар мәйданда азык культурасы үстерелә.

Кошчылыкны өйрәнүче төркем «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булды. Студентларга ит эшкәртү буенча заманча системаның ничек оештырылуын һәм махсус җиһазларда әзер продуктларны төрү процессының ничек баруын күрсәттеләр. Очрашу кысаларында катнашучылар шулай ук кош-кортны беренчел эшкәртү технологиясен, авыл хуҗалыгы кошларының төрле төрләре өчен ашату һәм төзү рационнарны технологиясен өйрәнделәр.

- Практик дәресләрдә теория яхшырак үзләштерелә. Аз гына вакыт эчендә без үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап алдык, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Лаеш районы фермеры Елена Нигъмәтҗанова. - Мин үзем өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдым. Мондый очрашулар яңа эш башлаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен югары нәтиҗәләргә ирешүгә рухландыра.

Теоретик һәм практик дәресләр йомгаклары буенча катнашучылар үз бизнес-проектларын яклауга тәкъдим итәчәкләр, ә соңыннан «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә белем бирү программасы буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы фермер авыл хужалыгы лаешта реклама