Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ишегалларын төзекләндергәндә авыл халкы фикере искә алыначак

Ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту буенча “Безнең ишегалды” республика программасын эшләү кысаларында бу программага кертелгән күп квартирлы йортларда яшәүчеләр Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий, район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова белән очраштылар.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган “Безнең ишегалды” программасы киләсе елда старт ала. Әмма хәзер республика районнарында ишегаллары төзекләндерү эшләренә кертелгән күп квартирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар бара.

25 Октябрь исемендәге совхоз поселогының Үзәк, Почта һәм Мәктәп урамнарында яшәүчеләр бар кешене борчыган бу темадан читтә калмадылар. Ишегалдына төрле яшьтәге һәм статустагы кешеләр җыелды -  картлар һәм яшьләр, мәктәп балалары һәм яшь әниләр. Йорт янындагы мәйданны төзекләндерү буенча һәркайсы үз тәкъдимен әйтте.

-Бүген теләге булган һәр кеше үз теләген белдерә ала, - дип искәртте җыелучыларга Михаил Сыровацкий. – Әмма нәрсәнең кайда урнашуы турында уртак фикергә килү кирәк. Шулай булганда гына нәтиҗә яшәүчеләрнең барысының күңеленә хуш килер. Өч күп квартирлы йортның ишегалды планын бар кешегә күренерлек җиргә урнаштырганнар. Маркерлар ярдәмендә авыл халкы ватманга үзгәрешләр кертте. Җирле кешеләр арасында поселокка  җәйге каникулга килгән тугыз яшьлек Максим (рәсемдә өстә) иң актив булды. Ул спорт мәйданчыгы төзергә һәм территорияне яшелләндерергә тәкъдим итте. Шулай ук яшәүчеләр калдыклар өчен контейнер мәйданчыклары оештыру, чәчәк түтәлләрен тотып алу һәм ишегалларын яктырту мәсьәләләрен дә күтәрделәр.

Никольскийда, Комлы Ковали һәм Орелда да очрашулар актив үтте.

-1970 елларда төзелгән күп катлы йортлар ишегаллары төзекләндереләчәк, - дип аңлатма бирде Михаил Сыровацкий. Кайбер яшәүчеләр шикләнүләрен әйттеләр:

-Безнең ишегалды үзгәрәсенә ышанып бетмим.

Шул чакта Дәүләт Советы депутаты ачыклык кертте:

-Ә сез үткән елларда нинди программалар кабул ителүен һәм тормышка ашырылуын искә төшерегез: “Безнең кадерле ветеран”, “Имин һәм сыйфатлы юллар”, “Шәһәр мохите”, “Демография”... Бүгенге көнгә “Парклар һәм бакчалар” программасы буенча гына да республикада 380 парк төзекләндерелде һәм төзелде. ТР Дәүләт Советы депутатлары инициативасы белән кабул ителгән программалар буенча никадәр яңа ФАПлар, балалар бакчалары, авыл мәдәният йортлары, юллар һәм тротуарлар барлыкка килде.

Күп квартирлы йортларда яшәүчеләр сөйли

Любовь Хорошавина, Никольский, РКБда эшли.

-“Безнең ишегалды” программасы тормышка ашар дип ышанабыз. Чыннан да, соңгы елларда безнең авылда шактый эшләнде: юллар ремонтланды, поселок яшелләнде, музей төзелде, яңа коймалар урнаштырдылар. Ишегалды матурланды. Аның сакланышы җирле кешеләрдән тора, әлбәттә. Монда яшәү яхшырды.

-Безгә тренажерлары булган балалар мәйданчыгы кирәк, - диде Орелда яшәүче ике бала әнисе Мария Кукушкина.

Йорт яны территориясен үзгәртү буенча аның тәкъдимен актив тикшерделәр, үзләренең ишегалды киләчәге проектын төзүгә актив кушылдылар.

Дәүләт Советы депутаты, район башлыгы һәм аның урынбасары килүдән файдаланып авылларда яшәүчеләр башка проблемалар белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Кайдадыр яңгыр сулары агу урыны, кайдадыр чүп контейнерларын балалар мәйданчыкларыннан алу... таләп ителә.

Бу йортларда яшәгән  һәм проектны тикшерүгә килгәннәрнең барысының фикере тыңланды. Ишегалларын төзекләндерү планы сызымы поселокта яшәүчеләр әйткән тәкъдимнәр белән тулыланды. Алар “Безнең ишегалды” программасы булган проблемаларны хәл итүдә ярдәм булыр дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 25 октября Лаеш районы депутат