Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кама суында җилкәннәр

Балаларны яклау көнендә Атабайда кайтбординг буенча Россия кубогының “Татар дулкыны 2018” икенче этабын ачу булды.

Җилкәнле спорт буенча Бөтенроссия ярышларында катнашучылар Лаешка гаиләләре белән килделәр. Каманың яшел үлән каплаган ярында алар палаткалы лагерь булдырганнар.

Спортчыларны салкын җил искәндә район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев сәламләде.

-Ниһаять, спортның бу төре олимпия уеннарына керде, - дип билгеләп үтте Михаил Владимирович. -  Барлык профессионаллар бүген монда, ә 2022 елда без беренче олимпия ярышларында сезнең өчен җанатарбыз һәм беренче медальләрне көтәрбез.

Ярышларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы кайтбординг федерациясе, Татарстан Республикасы җилкәнле спорт федерациясе, Бөтенроссия җилкәнле спорт федерациясе, шулай ук Лаеш районы оештырды.

Җәйнең беренче көнендә кар сибәләүгә дә карамастан, ярышларда катнашучыларны җилкәнле спорт федерациясе, виндсерфинг һәм кайтбордингның Татарстан президенты Руслан Абдулнасыйров узышларны ачу белән котлады.

-Спортчылар һава торышын сайламыйлар, алар үзләренә дистанция һәм көндәшләр сайлыйлар, - диде ул елмаеп. – Барыгызга гадел спорт көрәше һәм, әлбәттә, күтәренке кәеф телим!

Ярышларның баш хөкемдары Алексей Ражев һава температурасы плюс 6 градустан түбән булганда ярышлар үткәрелми, дип аңлатты. Әмма Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан һәм Марий Эл спортчылары һава торышы дип көнне югалтмаска хәл иттеләр. Берничә курку белмәс фанат-спортчы салкын җил исүгә карамастан суга керергә булды.

Икенче көн +10 градуска кадәр җылытты, әмма җил көчәйде. Биеклеге метрдан арткан дулкыннар спортчыларга үз осталыкларын күрсәтеп биш мавыктыргыч узышта катнашырга комачау итмәде. Кич белән барысын ачык һавада әзерләнгән пылау һәм массакүләм мәдәни программа көтте.

Һава торышы күп үзгәрешләр кертте, көчле яңгыр һәм салкын әзерләнгән программаның өчтән икесен генә тормышка ашыру мөмкинлеге бирде. Спортчылар җәйне сайламыйлар, диләрме әле. Кояшлы һава торышы “Татар дулкыны 2018”нең соңгы көнен үзенчәлекле итте. Трасса әзер булгач юнәлешен үзгәрткән җилгә карамастан, тагын берничә узыш үткәрә алдылар. Әмма кайтбординг профессионаллары табигать шаяртуларына бирешмәделәр һәм җилкәнле  узыштан канәгатьлек алу юлында барлык каршылыкларны җиңә алдылар.

-Без файдалы эшне яхшысы белән берләштерәбез, чөнки саф һавада актив ял спортның бу төре белән регуляр шөгыльләнүгә ярдәм итә, - дип аңлатты узышлар комитеты әгъзасы Илнур Латыйпов. – Кайтбордистлар монда үз осталыкларын күтәрәләр, разряд нормативлары үтиләр һәм аларны раслыйлар, шул ук вакытта җирле халыкның спортка игътибарын җәлеп итәләр.

Ярышлар өч көн дәвам итте. Һава торышы уңай булмаса да шушы вакыт эчендә “гидрофойл” классында җиде узыш үткәрә алдык, анда Денис Тарадин беренче урынга чыкты, Антон Минаев икенче, Руслан Абдулнасыйров өченче булды. “Твинтип” классында да биш узыш  үткәрдек, менә аларда җиңүчеләр: Алексей Мандрико –беренче урын, Владимир Алехин икенче һәм Виктор Домантович өченче урын яулады.

Ярыш шартлары гади булмаса да җилкәнле спорт профессионаллары үз осталыкларын тагын бер кат расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы