Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хакимият һәм бизнес: ачыктан ачык сөйләшү

Усадыда “Ай си эл Техно” технопаркында ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның күчмә утырышы булды.

Очрашу ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов тарафыннан оештырылды. Лаеш бизнесменнары хакимият органнары җитәкчеләренә сорауларын бирә һәм үз эшләрен алып бару барышында булган проблемаларны билгели алдылар.

Эшмәкәрлек буенча совет – бу бизнес һәм хакимиятнең үзара эшчәнлеге өчен мәйданчык, анда көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә, яңа идеяләр, инициативалар, эшмәкәрләр мохитен яхшырту  һәм бюрократик процедураларны киметү буенча тәкъдимнәр ясала.

Утырышта Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТРда эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды директоры Айдар Салихов, ТР буенча УФНС, ТР прокуратура, ТР икътисад министрлыгы, табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре спикерлар булды. Очрашу ике өлешкә бүленде. Беренчесендә спикерлар үз эшләре турында сөйләделәр, икенчесендә бизнесменнар аларга сораулар бирделәр.

Тимур Ногманов сүзләре буенча, узган елда Лаеш районы бизнес активлык дәрәҗәсе буенча ярыйсы нәтиҗәләрен саклый алды: без яшел зонада, республика буенча 13енче урында. Хәзер безнең бизнесменнарны табыш һәм акчалата башкарылган эшләр кимү, административ киртәләр борчый. Бизнесның төрле өлкәләрендә эшләү өчен районда кадрларны тоту мәсьәләсе аеруча кискен тора. Монда уңай яклар да бар: кадрлар җитмәү эшмәкәрләрнең алга таба үсәргә әзер булуларын күрсәтә. Ренат Тимерҗанов Лаеш районы үзенчәлекләрен әйтеп узды: башкала янәшә, авыл һәм шәһәр җирлеге аермасы юк дәрәҗәдә. Бу коммерция өчен шактый кыенлыклар тудыра. ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле иҗтимагый кабул итү юристы Кристина Старикова хуҗалык эшчәнлеге, бар дәрәҗә хакимият органнары белән эш алып бару буенча ярдәм һәм киңәшләр тәкъдим итте. Бу төрле тикшерүләргә, лицензияләр бирүгә, хакимият органнары белән эшләүдәге башка кыенлыкларга кагыла.

Координатор Юлиана Семенова эшмәкәрлек буенча совет эше турында сөйләде. Ул бизнесменнарның һәр кайсының совет эшендә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итте. Әгәр проблема система характерында икән һәм ул тулы төркем затларга кагылганда аны хәл итү өчен советта проект төркеме төзелә. Мондый төркемнәр даими нигездә эшли, өч айга бер мәртәбә президент катнашында киңәйтелгән киңәшмә үтә.

Очрашуның икенче өлешендә спикерларга төрледән төрле сораулар бирделәр – райондагы интернет-элемтә, архитектура бүлегенең эшен яхшырту, каты көнкүреш калдыкларын түгү, бизнес алып бару өчен җир арендалау, чистарту корылмалары төзү һәм салым салуны гадиләштерү турында. Эшмәкәрләр дәүләт контрактларында катнашуда, кытай партнерлары белән эшчәнлек алып баруда, органик продуктларны сату өчен урын булдыруда ярдәм сорадылар. Бәхәстә катнашучыларның күбесенә спикерлар утырыш азагында очрашу тәкъдим иттеләр. Күтәрелгән темалар советның 2019 елгы эш планына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады Лаеш районы