Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хорватлар Усады прогимназиясендә булдылар

Без 22-27 август көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә эшче һөнәрләр буенча үткән WorldSriklls чемпионаты көннәрендә Усады прогимназиясенең Хорватия делегациясен кабул итәчәге турында язган идек. Бу визит халыкара “Бер мәктәп – бер ил” проекты кысаларында WorldSkills ачылган көнне булды.

Кунакларны чәк-чәк, ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Сәламләү сүзендә район башлыгы Михаил Афанасьев эшче һөнәрләр буенча халыкара ярышларның Лаеш районы территориясендә урнашкан “Казан Экспо”да үтүен билгеләп үтте.

-Ә бу зур җаваплылык, чөнки анда дөньяның барлык почмакларыннан катнашучылар килде, - дип басым ясады Михаил Афанасьев. – Татарстанда мәгарифкә зур игътибар бирелә, шул исәптән эшче һөнәрләрне популярлаштыруга да.

Район башлыгы кунакларга безнең республика ошар дип белдерде. Хорватларны Лаеш районында яшәгән өч халык мәдәнияте белән таныштырдылар: татар, рус һәм керәшен. Исегезгә төшерәбез, соңгы вакытта “Бер юл – өч халык” этномаршруты популярлык алды. Җырлар, уеннар, биюләр – боларның барысы кунакларга кызыклы булды. Алар уеннарга теләп кушылдылар, Атабай, Ташкирмән һәм Никольский фольклор коллективларына кушылып җырларга тырыштылар. Чит ил кунаклары килү Россия Дәүләт флагы көненә туры килде – аларга бу дата уңаеннан тематик тасмалар тапшырдылар.

Хорватларны Татарстан халыклары мәдәнияте генә кызыксындырмады. Аларны белем бирү системасы да кызыксындырды. Шуңа күрә алар медицина, химия, төзүчеләр, робототехника, авиамодельләштерү, хореография, инглиз телендә театр һәм башка сыйныфларны рәхәтләнеп карадылар. Прогимназиядә укытуның ничек баруы турындагы мәгълүматны диккать белән тыңладылар. Балалар белән очрашуда Хорватия турында сөйләделәр, аларның сорауларына җавап бирделәр. Хорватия делегациясе прогимназиядә белем бирүнең сыйфаты югары булуны һәм аның педагогларының профессионализмын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады Лаеш районы World Skills