Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Күк йөзе җирдә” тагын Лаешта

Бу төбәкара дини музыка фестивале район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан догалары белән җиденче тапкыр үтә инде.

Бу фестивальнең төп бурычлары – рус милли мәдәниятенә кызыксыну уяту, безнең якта яшәүчеләрне дини музыканың иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру һәм үсеп килүче яшь буынны чын дини кыйммәтләр белән таныштыру.

Лаешның моң яратучылары Свято- Троицк архирей утарына җыелдылар һәм чара башлануны көттеләр. Урамда гыйбадәтханә ишекләре янында фестивальдә катнашучылар тавышларын көйләделәр. Әйләнә-тирәдә барысы дини музыканың күкләрдә яңгыравын көтә.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Казан епархиясенең мәдәният буенча бүлек җитәкчесе, Казан кремле Благовещение соборы наместнигы иерей Константин Колыганов, Лаеш районы дин әһеле протоиерей Федор Сапаров котлау сүзләре белән чыктылар.

Казанның Людмила һәм Евгений Есиннар җитәкчелегендәге преподобный Серафим Саровский гыйбадәтханәсенең “Распев” хоры башкаруында Ипатьев монастыреның “Предначинательный псалом”ы фестивальдә беренче булып яңгырады. Псаломның аңлатып та булмый торган яңгырашы гыйбадәтханә гөмбәзләрен чолгап алды. Ирләр һәм хатыннар тавышлары югары күтәрелеп, иксез-чиксез күкләрдә үрелде. Тәннең һәр күзәнәге бу музыкаль тибрәнешләрне тойды.

Фестивальдә катнашучылар арасында Түбән Камадан “Верую” хоры, Казанның “Духов день” фольклор-этнографик студиясе, Лаешның “Радоница” балалар иҗат коллективы һәм башкалар бар иде.

Лаешта яшәүче Светлана Петрова дини җырлар бәйрәме турында тәэсирләре белән уртаклашты:

-Җырчылар сәнгате җанга очу мөмкинлеге бирә. “Күк йөзе җирдә” фестивалендә булганнан соң мин моңа тагын бер кат инандым. Хорчыларның сихри тавышлары сихерләгәндәй итә... Түбән Каманың преподобный Роман Сладкопевец гыйбадәтханәсе каршындагы чиркәү җырлары мәктәбе хоры чыгышы зур тәэсир итте. Шунысы истәлекле, хорга минем кызларны җыр дәресеннән укыткан Наталья Банных җитәкчелек итә. Яр Чаллының “Златница” казак ансамбле чыгышы да ошады. Ә инде “Күк йөзе җирдә” фестиваленең фаворитлары безнең якташларыбыз – Елена Калиткина җитәкчелегендәге “Благовест” коллективы. Лаешның дини тормышы визит карточкасы булган фестиваль башында нәкъ менә алар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы храм