Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

КОТЛАУ

Җирле үзидарә көне Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарының хөрмәтле хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән безнең уртак һөнәри бәйрәмебез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм, аны чын мәгънәсендә демократик җәмгыятьнең нигезе дияргә була.

 Кешеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итү һәм аларның көндәлек тормышы сыйфатын билгеләгән сорауларны -  социаль өлкәне үстерүдән төзекләндерүгә  һәм торак-коммуналь системасына кадәр – беренче чиратта җирле үзидарә органнарына бәйле. Лаеш районы җирле үзидарә эшчәннәренең төрле тармакларда белемнәрен, югары дәрәҗә җаваплылык, профессионализм, үзконтроль һәм түземлек күрсәтүләрен, үзләре дә шунда яшәгән кешеләргә хезмәт итүне аңлауларын әйтеп үтү дә күңелле. Бу мактаулы һәм четерекле хезмәт.

Без бу көнне гражданнар җәмгыяте вәкилләрен – безнең беренче ярдәмчеләребез, инициативалы һәм җирле әһәмияттәге көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итүдән читтә калмаган, битараф булмаган, безнең белән Лаеш районын үстерү һәм чәчәк атуы өчен җаваплылыкны бүлешкән гражданнарны да котлыйбыз һәм хөрмәтлибез.

Барыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс көч, һөнәри осталыгыгызны, эштә үҗәтлегегезне арттыруыгызны, максатка ирешүдә ныклык, карарлар кабул иткәндә зирәклек, безнең дәүләтнең якты киләчәге өчен яңа казанышларга омтылуыгызны телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X