Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында “Урман атнасы” акциясе бара

Безнең районда, бар Татарстан Республикасындагы кебек, 8 сентябрьдән 14енә кадәр “Урман атнасы” табигатьне саклау акциясе үтә.

Лаеш урманчылыгында “Урман атнасы” кысаларында мәктәп балалары урман утыртмаларында чүпләрне җыйдылар. Лаешның 3нче мәктәбе укучылары кулларына перчаткалар киделәр, капчыклар алдылар һәм ваемсыз шәһәр халкы һәм Лаешка ял итәргә килгән кешеләр калдырган чүп-чарны җыярга киттеләр.

-Сентябрьнең өченче якшәмбесендә без һөнәри бәйрәмебез – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез, - дип сөйли Лаеш урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Фәнил Фазлыев. – Шуңа күрә “Урман атнасы” бай эчәтәлекле. Ниятләгән чаралар арасында каен орлыклары җыю да бар. Октябрь аенда соңыннан утырту өчен имән чикләвеге җыярга планлаштырабыз.

ТР урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республикада 1,8 мең гектарлы территориядә яңа урман барлыкка килгән, урман питомникларында 59 миллион агач үсентесе үстергәннәр. Ел дәвамында урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын торгызу һәм арттыру, яхшы санитар-экологик хәл булдыру проблемаларына җәлеп итү максатларында 130дан артык чара үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы урман