Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мин үзмәшгульлекне сайлыйм

Соңгы вакытта үзмәшгульлек темасы торган саен актуальләшә бара. Бу категориягә күчү гражданнарга нәрсә бирә – бу турыда без үз эшенең остасы, Лаешта һәм якын-тирә авылларда яшәүче күпләргә билгеле булган аяк киемнәре ремонтлаучы – Айдын Сеидов белән сөйләшәбез.

Аның зур булмаган остаханәсе, мин мини-остаханә дияр идем, ике кибет арасында тора. Уңайлы: азык-төлек алырга барганда юл уңаеннан аның янына керәсең – аяк киемеңне яки сумкаңны, я җиңел машина өчен тышлыгыңны ремонтка калдырасың. Айдын Гидаят оглы белеме буенча өс киеме тегү буенча мастер, ә аяк киеме ремонтлау – соңрак һөнәргә әйләнгән хобби. Тумышы белән ул Азәрбайҗаннан. 90нчы елларда Лаешка килә, бу вакытта монда аның әтисе яши. Яшь кеше ул чакта эшләп килгән КБОга – көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының аяк киеме остаханәсенә эшкә урнаша. Әмма үзгәртеп кору бу предприятиене читләп үтми һәм Айдын эшсез кала. Казанда шәхси сакка урнаша. Ә 2008 елда Лаешта үзенең шәхси предприятиесен (ИП) - аяк киеме ремонтлау остаханәсен терки. Эш алга китә. Заказчылар килә тора.

-Ләкин җәен эш юк, ә салым хезмәтенә һәм пенсия фондына түләүләрне күчерергә кирәк. Һәм синең керем алу-алмавың мөһим түгел, - дип аңлата Айдын Сеидов. – Шул чакта үзмәшгульлек турында закон чыкты. Мин, уйладым-уйладым да, 2019 елның маенда ИПны яптым, үзмәшгуль буларак теркәлдем.

-Айдын Гидаят оглы, ә моның өстенлеге нидә?

-Өстенлекләр аз түгел. Мин рәсми төстә эшлим һәм мине законсыз керем алуда беркем дә гаепләми. Салым, шәхси эшмәкәрләрнеке белән чагыштырганда, шактый ким. Декларация тутырырга кирәкми, барлык хисап – кәрәзле телефон аша. Икенче яктан, үзенең аяк киеме проблемасы белән беркем дә кичке сәгать 10да минем ишегемне шакымый. Мин сәгатьләп эшлим, заказларны монда кабул итәм. Эш көне бетте – остаханәне ябам да өйгә кайтам, тынычлап үз эшләрем белән шөгыльләнәм. Инде әйткәнемчә, җәен эш юк диярлек һәм, шунлыктан, мин салымнарны бу чорда кимрәк түлим. Шулай булгач, күргәнегезчә, өстенлекләр аз түгел. Үзмәшгуль булуыма үкенмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Үзмәшгульлек икътисад