Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” барлыкка килде

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада биш ел дәвамында өч йөзләп үзәк барлыкка киләчәк, аларда балалар дүрт юнәлеш буенча укыячак: техник һәм гуманитар, санлы һәм табигый-фәнни.

Авыл җирлегендә һәм илебезнең зур булмаган шәһәрләрендә мондый “Үсеш нокталары” булдыру “Мәгариф” милли проектына керүче “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында үткәрелә. Алар барлыкка килү белән учреждениеләрдә матди-техник базаны яңарттылар һәм яңа җайланмалар сатып алдылар. 400дән артык педагог-фән укытучысы һәм өстәмә белем бирү хезмәткәре онлайн режимда әзерлек үтте һәм авыл мәктәпләренең 150гә якын технология укытучысы квалификациясен күтәрде. Нәтиҗәдә азкомплектлы мәктәпләр укучылары яңа технологик җайланмалар кулланып иң заманча белем ала алачаклар.

Үзәкләр республиканың 43 районында 97 авыл мәктәбе базасында тулы көчкә эшли инде. Лаеш районында “Үсеш нокталары” Сокуры, Габишево һәм Столбище мәктәпләрендә барлыкка килде.

Г.Р.Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә санлы һәм гуманитар профильле үзәк ачылды. Хәзер технология, информатика һәм ОБЖ дәресләре яңа заманча җиһазлар кулланып алып барылачак. Өстәмә белем бирү исемлеге дә киңәйде. Балалар креатив кул эшләрен, компьютер иҗатын, робототехниканы һәм 3D-модельләштерүне бик теләп үзләштерерләр.

-“Үсеш ноктасы” үзәкләрендә авыл балалары, стандарт булмаган һәм оригиналь проектлар булдыруда иҗади потенциалларын гамәлгә ашырып, командада уңышлырак эшли алачаклар, - дип фикере белән бүлеште Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова. – Яңа шартларда укучылар төбәк һәм федераль конкурсларда, форумнар, олимпиадалар һәм слетларда активрак катнашачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры Лаеш районы