Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Рус җыры – халык җаны”

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы, рус халык җырларына аранжировка ясаучы, тамашачыларның яраткан җырчысы – болар барысы да Валентина Павловна турында. Аның шушы көннәрдә булган концертына рус җырын чын-чынлап яратучылар һәм Татарстаннан да читтә билгеле булган артистканың талантын хөрмәтләүчеләр җыелган иде.

Район мәдәният йорты залы шыгрым тулы. Менә беренче музыкаль аккордлар ишетелде. Сәхнәгә алып баручылар Валентина Варина һәм Анастасия Автономова чыкты.

-Валентина Павловна Рождественода туган. Алар гаиләсендә һәрчак музыка һәм җырлар яңгыраган: бабасы уйнаган, әнисе һәм ике апасы аңа кушылып җырлаган. Кечкенә Валюша кызыксынып гармун төймәләренә баскалаган. Ә аннан соң ул уен коралын кулына алган һәм хәзергә кадәр аннан аерылмый, - алып баручылар лаешлыларны кичә героинясы биографиясе белән таныштырдылар.

Валентина үсә, хәрби кешегә кияүгә чыга. Күчмә тормыш башлана. Ә аның гармуны һәрчак үзе белән була, һәм шуның белән – концертлар, чыгышлар. 90нчы елларда ватанына кайта, авыл клубы итеп үзгәртү өчен җимерек ашханәне торгыза. Бер үк вакытта архитектор да, төзүче дә, төрле эш башкаручы да, төзелеш материаллары табучы да була. Авыл клубы ишекләре ачылгач, гармунга кушылып җырлаган тавышлар ишетелә башлагач кешеләр авыл мәдәният йортына тартылалар. Тора-бара Валентина Клюшинаны таный башлыйлар: аны Татарстан кешеләре, президентлар, чит ил кунаклары бик рәхәтләнеп тыңлый. Ул барлык чаралар: Сабантуй, Каравон, Лаеш шәһәре көне һәм башкаларның һичшиксез катнашучысы була. Менә 23 ел инде җырчы һәм гармунчы мәдәнияткә хезмәт итә.

Валентина Павловнаны мондый зур концерт белән район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, РДК директоры Юлия Плескач, Лаеш интернат мәктәбе директоры Гөлнара Шәрипова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкаручы секретаре Наталья Лицова һәм башка күпләр котлады.

Кичәнең башыннан азагына кадәр Валентина Клюшинага гашыйк тамашачылар аңа чәчәкләр бүләк итте. Сәхнәгә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре белән төрле бәйрәмнәрдә күп такырлар чыгыш ясаган кешеләр, аны яхшы белүче һәм аның белән дуслыкны горурлык дип санаучылар чыкты. Сез укып кына үтмәгез, ә уйлап карагыз, Валентина Павловнаны кемнәр котлады: Лаеш интернат мәктәбеннән кашык белән уйнаучылар ансамбле (җитәкчесе Галина Григорьева) һәм «Карамель» хореография ансамбле (җитәкчесе Татьяна Ватомова); Каипыдан «Русские напевы» фольклор ансамбле; Никольскийдан «Каравон» ансамбле; искиткеч матур тавыш иясе, халыкара хор фестивальләре лауреаты Елена Калиткина; бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары - Лаеш сәнгать мәктәбе укучысы Ирина Соловьева һәм ДШИ педагогы Анастасия Автономова; төбәкара һәм бөтенроссия православие фестивальләре дипломанты һәм лауреаты - «Радоница» балалар ансамбле (җитәкчесе Елена Калиткина).

-Балалар шәфкатьлелек ордены һәм Рус җәмгыяте оештыру комитеты кичә программасын җентекләп әзерләде, - дип сөйли әлеге концерт инициаторларының берсе Зөһрә Лезина. – Валентина Клюшина үзе турында сөйләүгә лаек. Ә бүген аның адресына күп кенә яхшы сүзләр әйтелде.

Валентина Павловна үзенә бу кичтә ярдәм иткән бар кешегә рәхмәт әйтте: концертны оештыручыларга һәм катнашучыларга, тамашачыларга, иренә, кызына. Ул сәхнәдән бер кочак чәчәк белән китте: аның талантын хөрмәт итүчеләр яраткан җырчыларын болай гына җибәрә алмадылар. 

Тамашачылар сөйли

- Галина Яшина: «Бүген Лаеш ягы музеенда французлар булды. Әгәр алар бу концертны караган булсалар, рус җанының нәрсә икәнен аңларлар иде».

- Резеда Сибатова: «Искиткеч! Җаным-тәнем белән ял иттем».

- Ольга Сытникова: «Көчле команда җыелган. Нинди тавышлар! Нинди башкаручылар!».

-Наталья Васильева: «Елена Калиткинадан да шундый концерт көтәбез».

Мин, гади тамашачы буларак, бу сүзләргә кушылам һәм лаешлыларга шундый матур кичә бүләк иткән һәркемгә РӘХМӘТ әйтәм!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Лаеш районы