Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сокуры мәктәбенә йөз утыз ике ел

Лаеш районында иң яхшыларның берсе булган авыл мәктәбенең үсеш баскычлары.

Сокуры мәктәбе турында җирле хронограф һәм шагыйрь Петр Захаровның хатында сөйләнә.

1888 елда Сокуры авылында беренче якшәмбе мәктәбе ачыла, анда дәресләрне Феофан атакай алып бара. Ә дүрт елдан соң, 1892 елда, земство мәктәбендә беренче дәресләр уза. Ул Сокурыда Сокурының эре алпавыты Александр Евграфович Лебедевның улы Николайның актив ярдәмендә барлыкка килә. Анда нәселле дворяннарның балалары да, «кухаркины дети» да  лавочниклар, хәлле крестьяннар, һөнәрчеләр, дини хезмәткәрләр балалары һәм башкалар да укыган. Директор Алексей Моисеевич Федотов була.

1911 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла. Аның төп илһамчысы һәм булдыручысы югары белемле Никодим атакай. Ул төп фәннәрне алып бара: Ходай Законы, Изге Китап, дин конфессиясе, славян, рус һәм грек телләре.

Октябрь революциясеннән соң, бөтен илдәге кебек үк, Сокурыда да белемсезлекне юкка чыгарырга керешәләр. 1923 елның 18 октябреннән китап уку йорты эшли башлый. Аны Анастасия Федоровна Скворцова җитәкли. Төп фәннәр - математика, язу, рәсем, һөнәр. Биредә 46 кеше белем алган. Сокурыда халык мәгарифен үстерүнең киләсе этабы - 1928 елда бердәм политехник өчьеллык мәктәп ачылу, анда математика, рус теле, уку, хезмәт һәм тарихны өйрәнәләр. Директор итеп Анна Игнатьевна Зарубинаны билгелиләр.

Бөек Ватан сугышы алдыннан, 1937 елда, 86 укучы белем алган дүртьеллык гомуми белем бирү мәктәбе үз ишекләрен ача. Аны Антонина Сергеевна Бузина җитәкли. Сугыш елларында директор булып Семен Андреевич Карымов эшли.

Сугыш тәмамланганнан соң җимерелгән хуҗалык торгызыла, заводлар төзелә. Илгә белемле белгечләр кирәк була. Вакыт таләбе белән, 1951 елда Сокурыда җидеьеллык мәктәп барлыкка килә. Анда өч яңа фән: химия, биология, физика укытыла башлый. Аңа Александр Яковлевич Бормусов җитәкчелек итә. Җиде елдан соң ул сигезьеллык (тулы булмаган урта) була. Төп фәннәргә рәсем ясау, сызу, иҗтимагый-файдалы хезмәт өстәлә. Директор вазифасында Илья Павлович Кураськин була.

Һәм, ниһаять, 1990 елда мәктәп урта мәктәп статусына ия була, анда инде 200дән артык кеше белем ала. Галина Федоровна Гусакованы директор итеп билгелиләр. 2003 елда авыл халкы тормышында мөһим вакыйга булды - Сокуры балалары укый торган яңа мәктәп бинасы төзелде.

2014 нче елның 15 нче февралендә Сокуры мәктәбендә аны тәмамлаган, Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалист, Кургузкин Владимир истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Ә 2018 елның 14 сентябрендә мәктәпкә Гавриил Державин исеме бирделәр.

Мөгаен, берничә буын укучыларны укытып чыгарган укытучылар династиясен искә алу урынлы булыр. Сокурылылар Дебердеевлар гаиләсен бик яхшы хәтерли: башлангыч сыйныф укытучысы, мәктәптә 40 елдан артык эшләгән Дамирә Идрис кызын һәм белгечлек буенча биолог Абдулла Сөләйман улын. Династиянең дәвамчысы - аларның кызы Наилә Абдулла кызы Солнцева була. Ул хезмәт эшчәнлеген Сокурыда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый, ә Казанда балалар бакчасы мөдире булып тәмамлый. Дебердеевларның килене Елена Власовна Сокуры мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, аннары аның директоры була. Ул хәзер Олы Кабан мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

Тагын бер династия - Александра Александровна һәм Владимир Константинович Евдокимовлар һәм аларның киленнәре Вера Витальевна турында әйтеп китмичә булмый. Аларны элеккеге укучылары җылылык һәм хөрмәт белән искә алалар.

Һәр укытучы мәктәп үсешенә һәм авыл, район, республика горурлана торган укучыларны тәрбияләүгә үз өлешен кертте.

Укытучыларыгыз һәм мәктәпләрегез турында истәлекләр юллагыз. Без аларны сайтта, социаль челтәрләрдә һәм газета битләрендә урнаштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры тарих Лаеш районы мәктәп ТАССР 100 еллыгы лаешта реклама